«Алга, йолдызларга!» танып белү-иҗади сәгате (0+)
12 апрель көнне бөтен дөнья Авиация һәм космонавтика көнен билгеләп үтә. Бу көнне 16 нчы санлы китапханә хезмәткәрләре тарафыннан балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр өчен «Алга, йолдызларга!» дигән танып белү-иҗади сәгате уздырылды. Балалар әлеге бәйрәм датасының совет космонавты Юрий Алексеевич Гагарин 1961 елның 12 апрелендә «Восток-1» космик корабында космоска беренче очыш ясаган көн хөрмәтенә гамәлгә куелуы, беренче космонавт хатын-кыз Валентина Терешкова турында белде, аның космоска очышы кинохроникасыннан өзекләр карады. Нәни кунакларыбыз «Йолдызларга юл» күргәзмәсендә тәкъдим ителгән космос, йолдыз һәм планеталар турында китаплар белән танышты. #Поехали! #Мечтыокосмосе #ДеньКосмонавтики |